news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы яшүсмер шахматчылары Төркиядән җиңү белән кайтты

Дүрт көн дәвам иткән шахмат турниры 3,5: 4,4 балл исәбе белән татарстанлылар файдасына тәмамланды.

Чаллы яшүсмер шахматчылары Төркиядән җиңү белән кайтты
Бәһзат Акташ

(Истанбул, 18 гыйнвар, “Татар-инфрм”, Рушания Алтай). Чаллы шәһәренең “Этюд” спорт мәктәбе шахматчылары Төркиянең Измир каласында үткән шахмат турнирыннан җиңү белән кайтып киттеләр. Бу хакта Измир татар җәмгыяте рәисе Бәһзат Акташ белдерә.

Чаллы яшүсмер шахматчылары “Апайдын” төрек шахмат клубы белән көч сынашты. Дүрт көн дәвам иткән турнир 3,5: 4,4 балл исәбе белән татарстанлылар файдасына тәмамланды.

Измирнең “Апайдын” шахматчылары Чаллы шахматчыларын җиңүләре белән тәбрик иттеләр. “Без ел саен халыкара дуслык турнирлары оештырабыз. Үткән ел Сербия шахматчыларын чакырган булсак, быел Татарстаннның “Этюд” мәктәбе шахматчылары белән көч сынашырга булдык. Рамил Хөснуллин Төркия чемпионатына әзерләнгәндә, минем тренерым иде. Аның хезмәте нәтиҗәсендә мин беренче тапкыр Төркия шахмат чемпионы булдым. Аның көчле тренер булуы шушы турнирда да үзен сиздерде”, - дип сөйләде Измир шахмат клубы җитәкчесе Фәтһи Апайдын.

Шахмат буенча дуслык турнирын Измирдәге “Апайдын” шахмат клубы оештырган. Яр Чаллыдан 12-15 яшьләрендә 8 яшүсмер килгән. “Туган илгә җиңү белән кайтуыбызга без бик шат. Измирдә безне бик яхшы каршы алдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт. Киләчәктә “Апайдын” шахматчыларын Чаллыда үтәчәк турнирга чакырырга ниятлибез”, - диде тренерлары Рамил Хөснуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100