Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы янындагы утраулардан бер ир-атны коткарганнар
Ир-ат ишкәкле көймәдә утрауларга йөзеп кергән, әмма көчле җил күтәрелгәч кире кайта алмаган.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Чаллы янындагы утраулардан бер ир-атны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
9 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә бердәм 112 экстрен хезмәте номерына ярдәм сораган ир-ат хәбәре алынган.Зыян күрүче Чаллы шәһәр пляжына каршы утрауларга ишкәкле көймәдә йөзеп керүен хәбәр иткән. Аннан көчле җил аркасында дулкыннар биек булганга киредән кайта алмавын әйткән. Ир-атны коткарырга җирле янгын-сүндерү часте һәм 6нчы зона коткару отряды оператив төркеме "Бомбардир” көймәсендә чыккан.Җирән-кызыл төстәге жилет кигән ир-атны утрауда шәһәр пляжыннан ике чакрымлап еракта табып, ярга алып чыкканннар. Медицина ярдәмен ир-ат кирәксенмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз