news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янындагы бистәдә бер ир-ат батып үлгән

Батып үлүченең шәхесе ачыклана.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Чаллының Кечкенә ил бистәсе күлендә бер ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, күлдә ир-атның батып үлүе турындагы хәбәр кичке алтылар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына килгән.

Фаҗига булган урынга килгән коткаручылар сулыкның төбен тикшергән һәм ярдан 30 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектә һәлак булган кешене ачыклаган.

«Ирне судан ярга алып чыгалар. Мәрхүмнең шәхесен полицейскийларга билгеләргә туры киләчәк», — дип уртаклашты агентлыкның үз хәбәрчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot