news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә ир-ат үз машинасына тапталып үлгән

Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән.

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә ир-ат үз машинасына тапталып үлгән
Фото: Валентин Кулагин

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Тукай районы «Весна-1» бакчачылык ширкәтендә булган. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан хәбәр итте.

Ачыкланганча, 60 яшьлек ир-ат үзенең Lifan автомобилен йорты янына туктатып, багажнигын ачкан һәм азык-төлек бушата башлаган.

«Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында кабызылмаган транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot