news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында йөк машинасы трактор белән бәрелешкән

Авария нәтиҗәсендә транспорт йөртүчеләр җиңелчә җәрәхәтләнгән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы-Зәй трассасында ике транспорт чарасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

24 ноябрь төнендә трассаның 5нче чакрымында “МАН” йөк машинасы һәм “Кировец» тракторы бәрелешкән. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар түгелгән нефть продуктларын юдырганнар.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 62 яшьлек йөк машинасы йөртүче зыян күргән. Аның сул колагы һәм баш түбәсе җәрәхәтләнгән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Трактор йөртүче шулай ук җиңелчә генә җәрәхәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100