news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган

Килгән зыян миллион сумнар белән бәяләнә, мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Чаллы янында Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган. Хуҗа зыянны миллион сумнар дип бәяләгән, туганнары эшсез калган. Бу хакта “Вести Камаза” хәбәр итә.

Чаллы янында Суровка бистәсендәге янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчерлыгына шимбә көнне 13 сәгать 40 минутта килеп ирешкән. 1200 квадрат метр мәйданда, диваннар ясау белән шөгыльләнә торган җиһаз фабрикасы янган. Ачыкланганча, 53 яшьлек шәхси эшмәкәр һәм хезмәткәрләре ут чыкканда шунда булган, әмма янгынны сүндерә алмаганнар алмаганнар. Кешеләр вакытында чыгып өлгергән, аларга зыян килмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, электр җиһазларын куллануда кагыйдәләр бозылган. Бу хакта Тукай районы буенча күзәтчелек баш инспекторы Артем Асеев җиткергән.

Килгән зыян миллион сумнар белән бәяләнә. Мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100