Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы янында капланган фураның йөртүчесе зыян күргән
Бүген М7 юлының 1043 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Чаллы янындагы һәлакәттә капланган фураның йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Чаллыда әйләнеп капланган фураның фото һәм видеосы социаль челтәрләрдә тарала дип хәбәр иткән идек.
Ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына М7 юлының 1043 чакрымында “МАН” йөк машинасы каплану турындагы хәбәр 12.34 сәгатьтә килгән. Шаһитлар юл-транспорт һәлакәте вакытында фура бер ягына ауган, кузовтан вак таш коелган һәм ягулык аккан дип хәбәр иткән.
Юл-транспорт һәлакәте урынына 72нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар аккумляторны сүндергән, юлны дизель ягулыгыннан арындырган, 22 тонна тирәсе вак ташны юлдан алган һәм фураны тәгәрмәченә бастырганнар.
Һәлакәттә йөк машинасының 40 яшьлек йөртүче зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз