news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында ике җиңел машина бәрелешкән, бер кеше һәлак булган, икесе имгәнгән

Бер машина юл читенә төшеп киткән, ә «Лада» юлга аркылы баскан.

Чаллы янында ике җиңел машина бәрелешкән, бер кеше һәлак булган, икесе имгәнгән
Валентин Кулагин

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тукай районында Яңа Троицкий һәм Комсомолец торак пунктлары арасында җитди юл һәлакәте булган.

Шаһитлар әйтүенчә, биредә «Лада» һәм Deawoo автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Deawoo юл читенә төшеп киткән, ә «Лада» юлга аркылы баскан.

«Ким дигәндә ике кеше зыян күргән. Берсе машина салонында кысылып калган. Коткаручылар чакыртырга туры килде», - дип ачыклык кертте шаһитлар.

«Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе авария урыныннан белдергәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, «Лада»ның йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм Deawoo белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук «Лада»ның пассажиры зыян күргән. Агентлыкка билгеле булганча, пассажир хастаханәдә үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot