news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында җиңел машина караңгыда барган әбине бәрдергән, ул үлгән

Кичә Чаллы-Борды автомобиль юлында үлем очрагы теркәлгән.

Чаллы янында җиңел машина караңгыда барган әбине бәрдергән, ул үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында җиңел машина караңгыда барган әбине бәрдергән, әби үлгән. Бу хакта вакыйга урыныннан «Татар-информ»га агентлык хәбәрчесе сөйләде.

Фаҗига кичә кичке алтынчы яртыда Чаллыдан Бордыга бару юлында булган.

«Кич белән караңгыда „Лада“ның 42 яшьлек шоферы яктыртылмаган юл участогында куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламыйча барган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыгучы өлкән яшьтәге хатын- кызны бәрдергән», — дип сөйләде агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

 Җәрәхәтләрдән 79 яшьлек әби шунда ук үлә. Авария сәбәпләре билгеләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot