news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында Чулман елгасында водолазлар боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли

Коткаручылар һәлакәт урынын тикшергән һәм ярдан 150 метр ераклыкта аяк киеме һәм шапка йөзеп йөргән бәке тапканнар.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы тирәсендә Чулман елгасында 6 нчы эзләү-коткару отряды водолазлары боз астына төшеп киткән велосипедчыны эзли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллыда һәлакәт турында ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11.20 сәгатьтә шаһит хәбәр иткән. Коткаручылар һәлакәт урынын тикшергән һәм ярдан 150 метр ераклыкта  ачк киеме һәм шапка йөзеп йөргән бәке тапканнар. 12.15 сәгатьтә водолазлар эзли башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot