Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы янында өч машина катнашындагы авариядә дүрт кеше зыян күргән
Чаллы – Сарман трассасында «Лада», Mercedes һәм Renault автомобильләре бәрелешкән.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә көндез Чаллы – Сарман трассасында өч җиңел автомобиль катнашында авария булган. Автокаладан хәбәрче Валентин Кулагин «Татар-информ»га шундый мәгълүмат җиткерде.
14нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе тиешле дистанция сайламаган һәм алдан хәрәкәт иткән Mercedes машинасына килеп бәрелгән. Шуннан соң «Лада»ны каршы як полосага алып ыргыткан, ул шунда Renault автомобиленә килеп сыланган.
Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры, шулай ук Renault автомобиленең 61 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз