news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында булган авария видеога эләккән

Авариядә хатын-кыз вафат була.

Чаллы янында булган авария видеога эләккән
Валентин Кулагин

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Узган шимбәдә кичке алтыда Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында «Opel» һәм «Nissan» машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария видеога эләккән.

«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан хәбәр иткәнчә, 26 яшьлек «Opel» йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Nissan» белән бәрелешкән. Бәрелүдән немец автомобиле кюветка төшеп китә.

«Авария нәтиҗәсендә „Opel“ автомобиленең 26 яшьлек пассажиры күп санлы имгәнүләр алган. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә алып киләләр. Ул анда вафат була», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Шамил Ганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot