Чаллы янында «БМВ» белән «Лада» бәрелешкәннән соң, ике кеше һәлак булган
Якынча мәгълүмат буенча, иномарка йөртүче каршы як полосага чыккан һәм җиңел машинага бәрелгән.

(Казань, 28 июня, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында «БМВ» белән «Лады» машиналары кара-каршы бәрелешкәннән соң ике кеше һәлак булган. Бу хакта. Бу хакта һәлакәт урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе сөйләде.
Авария кичә кичке сәгать бишләрдә Яр Чаллы — Яңа бистә трассасында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, «БМВ» машинасын йөртүче каршы юлга чыккан һәм 14нче «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән.


Бәрелешүдән ике машина да юл кырына очып чыккан. «Лада» машинасы әйләнеп капланган.

«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ машинасын йөртүче һәм пассажирлар җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булды», — дип сөйли агентлык журналисты.

Һәлак булучылар — Яр Чаллы гаиләсе, 61 яшьлек ир-ат һәм 60 яшьлек хатын кыз.
«Иномарка йөртүче, тизлеген арттырып, „узу тыелган“ билгесе зонасында каршы як юлга чыккан», — дип аңлатты «Татар-информ» га Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев

