news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында бакча йортында кеше янып үлгән

Янгын «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә чыккан.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендәге йортта янгын сүндерүчеләр кеше мәетенә тап булган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, янгын кичә кич «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә чыккан.

Янгын мәйданы 8 кв метр тәшкил иткән.

Янгында һәлак булучының шәхесе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot