news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында алтмышка якын бакча йортын су баскан

Су күтәрелү дәвам итү сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бакчачыларга, гидрологик хәл яхшырганчы, дачаларыннан китәргә киңәш итә.

Чаллы янында алтмышка якын бакча йортын су баскан

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Чаллы янындагы «Энергетик» бакчачылык җәмгыятендә тагын алтмышка якын участокны су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә, 20 майда, Чаллы янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме тагын 59 кишәрлек һәм 6 бакча йортын су басуын ачыклаган.

«Татар-информ» агентлыгы Кама елгасыннан ташып чыккан су Аккош күленә агып төшү нәтиҗәсендә «Бережок» һәм «Энергетик» дача бистәләрен су басуы хакында хәбәр иткән иде инде. Бу елгадан күлгә таба сузылган дренаж торбасы клапаны ватылу сәбәпле килеп чыккан. Нәтиҗәдә, «Энергетик» бакчачылык җәмгыятендә 14 кишәрлек су астында калган.

Шуннан соң ТР прокуратурасы тикшерү эшләрен башлап җибәргән. Ведомствода участок хуҗаларының хокуклары үтәлгәнме-юкмы икәнлеген ачыкларга, шулай ук муниципаль хакимиятнең эш-гамәлләренә бәя бирергә тиешләр.

Соңрак Кама елгасында су күтәрелүен дәвам итүе турында мәгълүмат чыкты. Соңгы тәүлектә генә дә Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су тагын 23 сантиметрга күтәрелгән. Суның күтәрелүе дәвам итү сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бакчачыларны, гидрологик хәл яхшырганчы, дачаларыннан китәргә чакыра.

Шул ук вакытта, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта кешеләр тормышына куркыныч янамый, социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына эләкми.Урында оператив төркем тәүлек әйләнәсе кизү тора.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100