news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы волонтерлары Әгерҗе приютында тәрбияләнүчеләр белән мастер-класс үткәрде

Приютта тәрбияләнүче ун бала үз куллары белән бик матур брошкалар ясап, киемнәренә тагып та куйдылар.

Чаллы волонтерлары Әгерҗе приютында тәрбияләнүчеләр белән мастер-класс үткәрде
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 25 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районының Красный бор авылындагыдагы “Наз” приютына волонтёрлар килде. Чаллы шәһәреннән “Тургай” һәм “Кырлай” гаилә клубы тәрбиячеләре приют хезмәткәрләре белән берлектә балаларга мастер-класс уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар пыяла тәлинкәләргә бик матур итеп рәсемнәр төшереп буядылар, агачтан кисеп бизәкләп ясалган брошкаларны да төрле төстәге буяуларга мандылар.

“Балалар белән бергә эшләү, алар белән дуслашу, аралашу, күңелләрен күрү, күтәрү һәм аларга кирәкле әйберләр ясарга өйрәтү – безнең төп максат”, – диделәр Чаллы кунаклары.

Приютта тәрбияләнүче ун бала үз куллары белән бик матур брошкалар ясап, киемнәренә тагып та куйдылар. Ә сигезе тәлинкәләргә төрле буяулар белән берсеннән-берсе матур чәчәк рәсемнәре ясадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot