Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы волейболчылары “Автоснабцентр” призына үткәрелгән турнирда җиңү яулады
Чаллы волейболчылары “Автоснабцентр” призына үткәрелгән турнирда җиңү яулады
(Чаллы, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Кичә Чаллының “Витязь” спорт комплексында “Автоснабцентр” Кубогына беренче лига һәм “Б” югары лигасы командалары арасында волейбол буенча III Бөтенроссия турниры төгәлләнде.
Александр Прасс җитәкчелегендәге Чаллының “Динамо” командасы биш матчта үз көндәшләренә ике сетта гына җиңелеп, 10 очко белән беренче урынга чыкты. Икенче һәм өченче урыннар өчен уеннар аеруча кискен барды. Киров һәм Ижау динамочылары, шулай ук Казанның “Динамо-ТТГ” командасы дублерлары сигезәр очко җыйды, бүләк ияләре бары тик партияләр аермасы белән генә билгеләнде. Нәтиҗәдә, казанлылар – икенче, Ижау волейболчылары өченче урынны яулады.
Турнирның иң яхшы уенчылары булып Вячеслав Аплыгин (“Динамо-ТТГ-2”), Александр Пушкарев (“Спортакадемия”), Евгений Селиванов (“Динамо – Чаллы”) һәм Алексей Шмаков (“Динамо-ИжГТУ”) танылды. Казан командасы тренеры, Россиянең атказанган тренеры Рәфыйк Мурзаковка суперлигага уенчылар әзерләгәне өчен турнирның махсус бүләге тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз