news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы велоузышчысы Илнур Зәкәрин "Джиро д'Италия" этабында икенче урын яулады

Мәртәбәле күп көнлек узышларның бүген 4 нче этабы төгәлләнде.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). "Катюша" командасының Россия велоузышчысы, Чаллы спортчысы Илнур Зәкәрин дәрәҗәле "Джиро д'Италия" күп көнлек ярышларының дүртенче этабында икенче урын яулады. Әлеге уңыштан соң 27 яшьлек спортчы генераль квалификациядә 14 нче урынга урнашты. Ул лидердан 14 секундка калыша. Исегездә булса, 2015 елда Илнур Зәкәринның "Джиро д'Италия" узышының беренче этабында җиңү яулаганы бар иде.

181 чакрымга сузылган бүгенге этапта финишка беренче булып Словения узышчысы Ян Поланц (UAE Team Emirates) килде. Өченче урында – Герейнт Томас (Бөекбритания, Sky).

Шунысын да әйтергә кирәк: финишка 20 чакрым ара кала Илнур Зәкәрин егылса да, көрәшне дәвам итә алды. "Бернинди имгәнүләр дә булмады, сыдырылган урыннар гына. Бүген беренче килүне максат итеп куймаган идем, узыш шулайрак килеп чыкты", – дигән Илнур Зәкәрин "Р-Спорт"ка узыштан соң.

"Джиро д'Италия" күп көнлек узышының бишенче этабы 10 майга билгеләнгән. Аның озынлыгы – 159 чакрым. Ә иң соңгы этаптагы узышлар 28 майда үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100