Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы уртасында берьюлы алты машина бәрелешкән
Һәлакәт бүген Тынычлык проспектында булган.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре үзәгендә берьюлы 6 машина бәрелешкән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте бүген Тынычлык проспекты буенча №3/01 йорты каршында булган. “Тойота Королла” йөртүчесе “Киа Рио”, “Лада”, “Форд Эксплорер”, “Тойота Королла”, “Фольксваген Поло” автомобильләре белән бәрелешкән.

Һәлакәт урынында 54 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәктәрләре зыян күргән автомобильләрнең аккумляторларын сүндергән.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз