news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы урманында фильм төшерәчәкләр

Чаллыга фильның режессеры Светлана Быченко килде. Ул паркны үз күзләре белән карап чыкты һәм биредә бик кызыклы кадрлар төшереләсен әйтте.

(Чаллы, 8 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәре янындагы Боровецкое урманында “Культура” телеканалы өчен “Кошлар иле” исемле документаль фильм төшерелә башлый. Анда “Түбән Кама” милли паркының табигате һәм анда яшәүче тереклек дөньясы хакында бәян ителәчәк, "дип яза "шәһри Чаллы" газетасы.

Чаллыга фильның режессеры Светлана Быченко килде. Ул паркны үз күзләре белән карап чыкты һәм биредә бик кызыклы кадрлар төшереләсен әйтте. Кино төшерүчеләр яз һәм җәй айларында эшәячәкләр. Бигрәк тә табигать җанланганда тәүлек әйләнәсе алар урманны күзәтеп кабатланмас кадрлар төшерергә уйлыйлар.

“Культура” телеканалында “Кошлар иле” документаль фильмнар сериясе күптән бара. Светлана Быченко бу сериядә 15 фильм төшереп эфирга чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot