news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллы укытучысы педагог-психологларның Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә катнашты

37нче мәктәп укытучысы Александр Филиппов Россия педагог-психологлары арасында - алтынчы урында.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Сочида “Россия педагог-психологы – 2017” һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Россиянең 50 төбәгеннән булды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Бәйгедә Татарстанны Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 37нче мәктәбе педагог-психологы Филиппов Александр Николаевич тәкъдим иткән.

Беренче ике этап нәтиҗәләре буенча, А.Н.Филиппов иң яхшы педагог-психологларның беренче унлыгына кергән.

Мәскәүдә “Россия педагог-психологы – 2017” һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узган. Татарстан конкурсанты Александр Филиппов рейтинг буенча алтынчы урынны яулап кайткан.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100