news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы укучысы батутта сикерү буенча Дөнья чемпионатында көмеш медаль алды

Әлеге мәртәбәле бәйге Софиядә уза һәм анда 44 илдән 900 спортчы катнаша.

(Чаллы, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллы укучысы Кирилл Козлов Болгариядә батутта сикерү буенча Дөнья чемпионатында үсмерләр арасында көмеш медаль яулады. Ул Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле бәйге Софиядә уза һәм анда 44 илдән 900 спортчы катнаша.

Кирилл Чаллының "Олимпиский" спорт клубында шөгелләнә, тренерлары Диана Тимеркаева һәм Татьяна Уразбахтина.

news_right_1
news_right_2
news_bot