news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укучылары Мәскәүдә фестивальдә чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр

Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар.

(Чаллы, 23 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Мәскәүдә "Робофест" дип аталган зур масштаблы фестиваль булып узды. Әлеге бәйгедә Чаллының 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары да катнашты. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, "Робофест" та Россия генә түгел, ә якын-тирә илләрдән дә катнашучылар булган. Фестивальне карарга килүче кунаклар саны да якынча 15 меңне тәшкил итте, дип яза җирле басма.

Чаллы лицее Мәскәүгә берьюлы берничә команданы җибәрде. Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар.
Тренерлары Нина Трофимова сүзләренә караганда, роботларны ясау һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. "Яктылык һәрвакыт алышынып торды, аларның датчиклары белән эшләү авыргарак туры килде. Ләкин без сынатмадык",- диде тренер.

"Робофест" фестивале кысаларында juniorskills финалының чемпионаты булды. Чаллы укучылары чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100