Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы укучылары өчен файдаланылган батарейкаларны җыю пункты эшли башлый
Файдаланылган батарейкаларны шимбә, 24 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Чаллы шәһәре укучылары файдаланылган батарейкаларны кабул итү пунктына тапшыра алачак. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Чаллы укучылары файдаланылган батареяларны министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе холлындагы кабул итү пунктына (Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 64 йорт) тапшыра ала.
Файдаланылган батарейка — көнкүреш чүп-чары, ул 1нче куркынычлылык классына керә. Бер батарейка 10-15 квадрат метр тирәсе туфракны яисә 400 литр суны пычратырга сәләтле, шуңа күрә әйләнә-тирәлек пычрануын туктату максатында, куркыныч калдыкларны утильләштерергә кирәк, дип искәртә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз