news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы укучылары бөтенроссия бәйгесендә уңыш казанды

Чаллы укучылары Мәскәүдә робот техникасы буенча узган ярышлардан алтын һәм көмеш медаль алып кайттылар.

(Чаллы, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы укучылары Мәскәүдә робот техникасы буенча узган ярышлардан алтын һәм көмеш медаль алып кайттылар, дип яза җирле басма.

"Робот һәм мин" исемле бөтенроссия лигасының икенче этабында илебезнең төрле төбәкләреннән 30 команда катнашты Алар арасында шәһәребез укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясады. "Иҗади проект" номинациясендә кече яшьтәге балалар арасында Тамерлан Әхмәтсалихов "Magic BOX" проекты белән беренче урынны яулады.

Зурлар арасында "Робо-игра Умники и умницы" проекты белән Кирилл Харламов көмеш медаль яулады. Малайларның икесе дә "Техноград" инновацион техник иҗат академиясендә робот техникасы белән шөгыльләнәләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot