news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе "Татарстан-24" республика каналы аша күрсәтә башлады

Телеканалның яңалык чыгарылышлары гадәти вакытта булачак – 19.00 сәгатьтә, шулай ук иртәнге 7.00дә кабатлау.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бүген "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе "Татарстан-24" республика каналы аша күрсәтә башлады. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

"Чаллы-ТВ" каналы "ТВЦ"ны калдырып китте. Хәзер кабель операторлары "Таттелеком" һәм "Ростелеком" булучылар "Чаллы-ТВ"ны 22 нче төймәдә карый ала, "Дом.ру” операторы хезмәтеннән кулланучыларга 24 нче төймәгә басарга кирәк, 30 нчы һәм 32 нче төймәләр – "МТС" операторын кулланучылар өчен.

"Бу "Чаллы-ТВ"ның телевизион тормышында гына булган яңа сәхифә түгел, ә республика шәһәр–районнарының 19 башка телекомпаниясе өчен дә яңа адым. Бер ел элек Татарстан Республикасы Президенты яңа республика мәгълүмати каналын оештыру турында карар кабул итте. Безнең республикада Россиянең башка төбәкләрендә кулланып караган ысулны сайладылар. Мәсәлән, "Мәскәү-24", "Астрахань-24" каналлары. "Татарстан-24" телеканалында төп тапшырулар сәгать саен күрсәтелүче яңалыклар булачак. Танып-белү, мәдәни, күңел ачу һәм башка программалар өчен дә вакыт каралган", Ц диде "Татмедиа" агентлыгының генераль директоры Андрей Кузьмин.

“Чаллы-ТВ” телеканалның яңалык чыгарылышлары гадәти вакытта булачак – 19.00, шулай ук 7.00 сәгатьтә кабатлау.

"Чаллы-ТВ"ның барлык программалары да саклана: бу – "Новости", "Яңалыклар", "Вектор комфорта", "Будь здоров", "Кыйбла", "Откровенный диалог".

"Пятница" телеканалында "Чаллы-ТВ" тапшырулары саклана, ягъни Чаллы телевидение хезмәткәрләренең элеккечә ике челтәр партнеры булачак: "Татарстан-24" һәм "Пятница".

"Татарстан-24" Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Әлмәттә, Лениногорск, Буа, Баулы, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдә республика каналларын локаль кушучы бердәнбер челтәр каналы булачак. Яңа телеканалның потенциаль аудиториясе якынча – Татарстанның 4 миллион кешесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100