news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Чаллы–ТВ” телерадиокомпаниясе “Мин – кеше” конкурсында беренче урынга лаек булды
“Мин – кеше” дип исемләнгән яшьләр өчен социаль фильмнар һәм программалар Евразия телевизион конкурсы ел саен Оренбургта үткәрелә
Скопировать ссылку
(Чаллы, 6 ноябрь, “Татар–информ”). “Хәрәкәттә – бәрәкәт” тапшыруы “Чаллы–ТВ” телерадиокомпаниясендә ел башыннан бирле эфирга чыга. Чаллыда яшәүчеләр яшьләр спорт тапшыруын беренче чыгарылышларыннан ук яратып өлгерде. Тапшыруны алып баручылар Гөлия Хәйдәрова һәм Румил Карамиев спортның төрле төрләре белән таныштырып кына калмый, аларда үзләрен дә сынап карый. Мисал өчен, алар парашют белән сикерде, дельфиннар белән йөзде, чаңгы һәм тимераякта шуды.
“Мин – кеше” конкурсында катнашу өчен журналистлар кыш көне балык тотуга багышланган программа чыгарылышын җибәрде. Конкурсның жюри әгъзалары, Ауропа һәм Азиянең 20 иленнән җибәрелгән 200 эш белән танышкач, Чаллы иҗат төркемен иң яхшысы дип тапты. Нәтиҗәдә, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” тапшыруы “Мин – кеше” телевизион конкурсының I дәрәҗә дипломына лаек булды. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә белдерделәр.
“Мин – кеше” дип исемләнгән яшьләр өчен социаль фильмнар һәм программалар Евразия телевизион конкурсы ел саен Оренбургта үткәрелә. Конкурска 70 тән артык программа тәкъдим ителгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2