news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чаллы-ТВ» телекомпаниясе коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр

«Чаллы-ТВ» һәм «Челнинские известия»дә эшне дүрт елга якын бергә алып барган Зөлфия Солтанованы телекомпания җитәкчесе вазифасында Ренат Гыйззәтуллин алыштырды.

(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Чаллы-ТВ» компаниясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул - бизнесмен, «ТР медиа» реклама агентлыгы директоры Ренат Гыйззәтуллин.

Телекомпания җитәкчесе вазифасында ул дүрт елга якын ике вазифаны бергә алып барган Зөлфия Солтанованы алыштырды. «Челны-ТВ» компаниясеннән тыш, Солтанова «Челнинские известия» газетасы редакциясен җитәкли. Хәзер ул басманың баш мөхәррире вазифасында эшне көчәйтергә ниятли.

37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллин эшкә киләсе дүшәмбе көнне керешәчәк. Беренче вакытта ул компаниянең агымдагы эшләре белән танышырга җыена. Сүз уңаеннан, ул элек биредә коммерция бүлегендә эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot