news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы торакларны хосусыйлаштыру буенча Казанны куып җиткән

Чаллы торакларны хосусыйлаштыру буенча Казанны куып җиткән

(Чаллы, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллыда хуҗалык җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә торак фонды исәбе бүлеге башлыгы Клара Мингалиева автошәһәрдә торакны хосусыйлаштыру эшенә йомгак ясады. Аның сүзләренчә, 1993 елдан башлап 2005 елның 1 гыйнварына кадәр 133 торак йорттан 110 мең фатир шәхси милеккә тапшырылган. Шул рәвешле, хәзер Чаллыда хосусыйлаштыру дәрәҗәсе 85 процент тәшкил итә. Мисал өчен, әлеге күрсәткеч Казанда - 66 процент, Әлмәттә - 84 процент, Түбән Камада - 75 процент.

Автошәһәрдә 1996 елда торакны хосусыйлаштыру эшенең аеруча актив баруы күзәтелгән, 29593 чаллылы фатирларын хосусыйлаштырган. Ул вакытта әлеге күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда, 24 процентка арткан. Хосусыйлаштыру вакыты озынайтылгач әлеге күрсәткеч 3-5 процентка тигезләнгән. Шәһәрлеләрнең икенче тапкыр актив хосусыйлаштыруы узган елга туры килгән. Чаллыда 2003 елда 4334 фатир хосусыйлаштырылса, 2004 елда - 10664. Хакимият башлыгы Илдар Халиков әлеге мәгълүматны шәрехләп, торакны хосусыйлаштыруда катнашучы чаллылылар өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген әйтте. Ул документлар тапшырганда талон системасы яки бүлек штатын арттыру юлы белән чиратларны бетерергә дигән карар бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot