Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы театры халык театрлары өчен «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде
Театраль лаборатория «Идел-йорт» фестивале кысаларында үтә.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Чаллы татар дәүләт драма театры Тукай районының Теләнче Тамак халык театрына осталык дәресләре бирде.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Идел-йорт» фестивале кысаларында «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театраль лаборатория район җирлегендәге үзешчән һәм халык театрлары белән уртак хезмәттәшлекне, үзешчән сәнгатькә профессиональ яктан булышлыкны күздә тота.
Лаборатория эшчәнлегендә көн дәвамында үзешчән артистлар өчен пластика, сәхнә теле һәм техникасы, режиссура, сценография һәм спектакльнең музыкаль бизәлеше, актерлык осталыгы, вокал буенча мастер-класслар үткән.
Дәресләрдән соң үзешчән артистлар спектакль карарга чакырылган — кунакларга Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» музыкаль комедиясе күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз