news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры грант отты

Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исеме бар

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). Чаллы татар драма театры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган конкурста җиңү яулады һәм бүләк – 400 мең сумлык грант отты. Театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, ел саен республикабыз театрлары арасында грант өчен гадел көрәш бара. “Быел безнең театрның мөмкин булган иң зур сумманы отуы - икеләтә куанычлы”, – диде ул.

Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исеме бар. Коллективта 30 артист һәм җитештерү-техник эшчәнлекне тәэмин итеп торучы 60 хезмәткәр эшли, дип хәбәр итә грант отучылар турында “Шәһри Чаллы”басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot