news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры "Ай тотылган төндә" драмасын фестивальгә алып бара

Фестивалне ачу тантанасы 5 июньдә булачак.

(Чаллы, 8 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллы Татар Дәүләт драма театры Казанга төрки халыклар театрларының "Нәүрүз" фестиваленә барырга җыена. Анда алар Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" драмасын Галискар Камал театрының кече залында 9 июньдә күрсәтәчәкләр, дип яза җирле басма.

"Нәүрүз" халыкара театрлар фестивале XIII тапкыр үткәрелә. Анда быел Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Эстониядән һәм Россиядән 18 театр үз тамашалары белән катнашачак. Фестивалне ачу тантанасы 5 июньдә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot