news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы татар театрының өй туен 2018 елда билгеләп үтәргә ниятлиләр

Элеккеге "Колизей" күңел ачу үзәге муниципаль милеккә әйләнде.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Чаллыда элеккеге “Колизей” күңел ачу үзәге муниципаль милеккә әйләнде. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиевның матбугат конференциясендә билгеле булды.

Чаллыда ел йомгаклары матбугат конференциясендә журналистлар элеккеге “Колизей” күңел ачу үзәге бинасына күченергә тиешле татар драма театрының язмышы белән кызыксындылар.

Мәһдиев күңел ачу үзәгенең рәсми рәвештә муниципаль милеккә әйләнүен җиткерде.

Хәзерге вакытта “Татгражданпроект” проект-смета документациясен әзерли. Бинаны реконструкцияләү якынча 600 миллион сумга төшәчәк.

“Татар театрының өй туен 2018 елда билгеләп үтәсе иде”, – дип хәбәр итте Мәһдиев. “Колизей” янындагы парк та төзекләндереләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot