news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы татар драма театры Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" әсәре премьерасын әзерли

Спектакль тамашачылар игътибарына 25-26 февральдә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Чаллы татар дәүләт драма театрының иҗат төркеме премьера әзерли. Тиздән тамашачыларга Мостай Кәрим әсәре буенча "Ай тотылган төндә" драмасы тәкъдим ителәчәк,  дип яза "Челнинские известия" газетасы.

Яңа спектакльнең иҗат төркеменә рәссам, Россия һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, балетмейстер Нурбәк Батуллиннар кергән. Рольләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова, Илфат Әскәров, Рәфыйк Каюмов, Рафиль Сәгъдулиннар белән берлектә труппаны бу сезон башында гына тулыландырган яшь артистлар Руслан Әюпов, Дастан Бабаханов, Зөлфия Гыйльметдинова һәм Зөлфия Галиуллиналар башкара.

Чаллы татар дәүләт драма театрында әзерләнгән спектакльнең премьералары 25 һәм 26 февральгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100