news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Татар драма театры актеры Татарстанда иң яхшы уйнаучыларның берсе булды

Казанда «Тантана-2021» театр конкурсы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының премиясе бүләкләү тантанасы узды.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә җиңде. Аңа нибары 20 яшь. Татар драма театрында ул бер сезон гына эшли.

Чаллы телевидениесе сайтында хәбәр итүләренчә, актерлык осталыгы белән балачактан әнисе ярдәмендә шөгыльләнә башлаган. Аңа кадәр спорт белән мавыккан. Әмма күпмедер вакыттан чаңгыларын берничә таякчык казылыкка алыштырган.

Актер сөйләвенчә, әнисе - музыка укытучысы, малайның яраткан ризыгын сатып алачагын әйтеп, аны иҗади конкурста катнашырга күндергән.

«Ул миңа беренче урынны алсаң, мин сиңа өч таяк казылык сатып алам, икенче урынга — ике, өченче урын булса – бер, диде. Мин өченчеме-икенчеме урын алдым, әни миңа ике таяк казылык сатып алды», — дип искә ала Винер.

«Тантана» премиясе театр сәнгате өлкәсендә иҗади казанышлар өчен бирелә. Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә иң яхшысы булды. Актер «Брежнев шәһәре» спектаклендә - үзгәртеп кору турындагы тамашада уйнады. Аның роле - Артур Вафин исемле егет. Аңа гаиләдә дә, дуслары белән дә, мәхәббәттә дә проблемалар туып кына тора. Актер герой үзенә охшаган дип саный.

«Винер яшь артист, рольләре күп түгел, безнең театрда ике спектакльдә уйный. Шуңа да карамастан, ул үзен яхшы яктан күрсәтте инде. Партнер буларак, мин аның бик тырыш булуын әйтә алам», - дип сөйләде Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар драма театры актрисасы Алсу Гыйльманова.

Искәртеп узыйк, «Брежнев шәһәре» спектакленең премьерасы 28 декабрьдә булды. Спектакльне Шамил Идиятуллин романы буенча куйдылар. Спектакль тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында танылу алды.

«Тантана» театр конкурсы Казанда унынчы тапкыр узды. Оештыру комитеты барлыгы 67 гариза караган. Конкурс лауреатларын 11 номинациядә билгеләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100