Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы табибларына Россия Президентының Мактау грамоталары тапшырылды
Медицина хезмәткәрләре коронавируска каршы көрәштә керткән өлеше, үз бурычларын үтәгәндә фидакярлек һәм югары профессионализм үрнәге күрсәткәне өчен бүләкләнде.
(Чаллы, 27 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 17 медицина хезмәткәрен коронавируска каршы көрәштә керткән өлеше, үз бурычларын үтәгәндә фидакярлек һәм югары профессионализм үрнәге күрсәткәне өчен Россия Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Бүләккә лаек булучылар арасында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматолог Васил Фазылов, Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматолог Ришат Хәкимов, 4нче поликлиника табиб-нефрологы Ирина Харитонова, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-эпидемиолог Марина Ходакова, 5нче хастаханә шәфкать туташы Наилә Хөҗҗәтова бар.
Табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына шулай ук Россия Президентының Рәхмәт хатлары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Чаллы мэрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзләренең эш урыннарын калдырып кимәгән барлык медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Тормышта батырлыкка урын бар», — диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүләкләү тантанасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз