news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы табиблары 14 минут эчендә операция ясап, авыруны үлемнән алып калган

Европа стандартлары нигезендә, инфаркт вакытында мондый операция ясау бер сәгатькә якын вакытны ала.

Чаллы табиблары 14 минут эчендә операция ясап, авыруны үлемнән алып калган

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Узган төндә Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары өлкән яшьтәге ир-атка 14 минут эчендә операция ясап, аны үлемнән алып калган. Клиниканың Instagram социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.

Автокалада яшәүче 65 яшьлек ир-ат төнлә балконга саф һава суларга чыккан һәм күкрәгендә түзеп булмаслык кискен авырту тойган. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан һәм берничә минуттан аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып килеп, операция өстәленә салганнар.

Кардиореаниматолог Дмитрий Чайко һәм ретгенэндоваскуляр хирург Ирек Шәрипов тиз арада бригада җыеп, кан тамырының кайда тыгылуын ачыклау өчен коронарография ясарга керешкән.

Зарарланган участокны табуга ук, табиблар шунда ук стент урнаштырырга карар кылган. Мондый алым кан белән тәэмин ителешне яңадан торгызырга мөмкинлек бирә һәм үлемнән коткарып кала.

Табиблар әйтүенчә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә әлеге процедура уртача 33 минут вакытны ала. Европа стандартлары нигезендә, инфаркт вакытында мондый операция ясау өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк.

Хәзерге вакытта пациентның хәле тотрыклы, тиздән аны гадәти палатага күчерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100