news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә газеталарны кулдан сата башлау планлаштырыла

Әлегә газеталарны пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 7-9 һәм 17-19 сәгатьтә «Кәҗә бистәсе» метро станциясендә сатып алырга мөмкин.

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә газеталарны кулдан сата башлау планлаштырыла
Рамиль Гали

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталарын Казанда «Кәҗә бистәсе» метро станциясендә кулдан сата башладылар. Акцияне киләчәктә республиканың башка шәһәрләрендә дә башлап җибәрү планлаштырыла.

«Басма матбугатны халыкка таныту эшендә яңа элемент кертергә булдык. „Шәһри Казан“ һәм „Казанские ведомости“ газеталарын промоутерлар "Кәҗә бистәсе" метро станциясе янында кулдан сата башлады. Бу алымда Мәскәүнең зур гына тәҗрибәсе бар. Шушы тәҗрибә нигезендә „Татмедиа“ бу системаны алга таба үстерәчәк», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, әлегә газеталарны пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 7-9 һәм 17-19 сәгатьтә «Кәҗә бистәсе» метро станциясендә сатып алырга мөмкин. Киләчәктә акция башка метро станцияләрдә дә үтәчәк.

«Акция әлегә тәҗрибә рәвешендә бара. Нәтиҗәләр яхшы булса, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә шушы система буенча эш башларга планнарыбыз бар», — диде Шамил Садыйков.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры медиахолдинг 2020 ел башыннан бирле басма продукцияне сатуның яңа формаларын актив үзләштерә, шуның аркасында газета һәм журналларны сату күләме 75 процентка артты, диде. 2020 елда «Татмедиа» басмаларын сату нокталары саны 25 процентка артты, бүген алар бөтен республика буенча 1,1 меңнән артык.

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров басма матбугатны кулдан сатуның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Бүгенге көндә газетабызның гомуми тиражи 5,4 мең данә. Бу акциядә беренче вакытта акча эшләп тә булмас, ләкин газетаны халыкка күрсәтергә кирәк. Метрода, башка җәмәгать урыннарында актив эш алып бару киләчәктә уңай ролен уйнар, дип уйлыйм», — дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100