news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы сырасыннан туңдырма ясый башлаганнар

Киләчәктә мондый туңдырманы сату өчен җитештерә башларга ният итеп торалар.

(Чаллы, 24 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чиләбедә Чаллыда җитештерелгән сырадан һәм сөт өстеннән туңдырма ясый башлаганнар, дип яза җирле басма.

"Тере сыра лабораториясе", дип аталган заводта сыраның ике төрле сортын чимал урынына кулланып бик тәмле туңдырма "иҗат иткәннәр". Дөресрәге Испаниядә шушы ук чималлардан туңдырма ясаганны белеп үзләре дә тәҗрибә үткәргәннәр. Моның өчен Чаллы сырасыннан да яхшырак эчемлек тапмаганнар.

Бик яхшы һәм тәмле ризык килеп чыккан. Киләчәктә мондый туңдырманы сату өчен җитештерә башларга ният итеп торалар. Әммә сырадан туңдырма ясау бик катлаулы һәм вакытны күп ала икән. Шулай булгач аның бәясе дә түбән булмас.

news_right_1
news_right_2
news_bot