news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы студентлары Яшел ГТО нормаларын уңышлы тапшырды

Шәһәрнең экологик хәрәкәте волонтерлары, 6 станцияне узып, түшкә тага торган махсус билгеләр алды.

Чаллы студентлары Яшел ГТО нормаларын уңышлы тапшырды
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Чаллы педагогика университетының тарих-география факультеты студентлары экологик белем дәрәҗәләрен тикшерде һәм Яшел ГТО нормаларын тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

"Калдыкларны ничек сортларга аерырга?", "Чүп күпме вакыт эчендә таркала?", "Көнкүрештәге кайсы предметларны экойорт тәшкил итә?". Студентлар шушы һәм башка сорауларга җавап биреп, экологик белем дәрәҗәсен сынап карады. 

"Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны" экологик хәрәкәте волонтерлары 6 станцияне узды. Болар - "Бүл" - калдыкларны сортларга аеру, "Экомаркет" - акыллы сатып алулар, "Күпме?" - чүпнең таркалу тизлеге, "Экойорт" - көнкүреш предметлары, "Яшел Татарстан" - саклана торган табигать объектлары, "Тест" - экология турында теоретик белемнәр.

"Экологик ГТО" нормаларын уңышлы тапшырган катнашучыларга түшкә тага торган махсус билгеләр бирелде.

"Яшел ГТО" проекты Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә "Татарстан Республикасы Ихтыярилыкны үстерү үзәге" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Проектның максаты – республикадагы яшьләрнең экологик культура дәрәҗәсен үстерүгә булышлык күрсәтү, диелә министрлыкның матбугат хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot