news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы студентлары Россия бәйгесендә катнаша

Чаллыда WorldSkills Russia бәйгесенең беренче шәһәр этабы башланды.

(Чаллы, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Исләйле). Чаллыда WorldSkills Russia бәйгесенең беренче шәһәр этабы башланды. WorldSkills Russia халыкара хәрәктенең максаты – эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырыла. Быел Россиядә беренче тапкыр бәйге программасына укытучы һөнәре дә кертелде. Бу уңайдан Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында 3 көн дәвамында иң яхшы укытучыны сайлау буенча бәйге бара, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә ЧДПУдан 6 студент та катнаша. Аларның иң лаеклысы Мәскәүдә Чаллы данын яклаячак. ЧДПУның фәнни-тикшерү секторы башлыгы Ольга Репина әйтүенчә, бәйгедә катнашучылардан укучылар, ата-аналар, хезмәттәшләре белән эшләүдә осталыкларын күрсәтергә, шулай ук булачак укытучылар дәрес күрсәтергә дә тиешләр.

IV курс студенты Кирилл Кирушный үзенең фикерләре белән уртаклашып: "Бәйгегә ныклап әзерләндек. Университетның кадрлар әзерләү мәсьәләсен лаеклы күрсәтү өчен безгә төрле дәресләр үткәрделәр", – диде.

WorldSkills Russia бәйгесендә Россиянең 7 педагогия югары уку йорты студентлары катнаша. 3 көндә алар 4 этапны узып, мәктәп тормышына кагылышлы төрле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтергә тиешләр.

МДПУның психология фәннәре кандидаты, бәйгенең баш эксперты Ольга Айгунова: "Дүртенче этап һөнәри коммуникация белән бәйле. Конкурсантлар ата-аналар белән модельле ситуациядә аралашалар, коллектив педагогик җыелыш үткәрәләр", – ди.

Россия күләм мәртәбәле бәйгедә Чаллы студентлары уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанасы килә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100