news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы спортчылары көрәш буенча Россия чемпионнары булды

Чабаксарда яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды

  (Чаллы, 24 март, «Татар-информ»). Чабаксарда 1997-1998 һәм 1999-2000 елларда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды.
Ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән 150 спортчы катнашты.”Витязь” балалар –яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Чаллы данын яклады.
Нәтиҗәдә, Данис Гәрәев (75 кг) һәм Ильяс Газизуллин (90 кг дан артык) җиңүче булды. Спортчыларның тренерлары Рөстәм Кашапов һәм Фаил Кыямов, дип хәбәр итә автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100