news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы спортчылары көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады

Казанда узган турнирда илнең 19 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашкан.

Чаллы спортчылары көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады
архив

(Чаллы, 28 март, «Татар-информ»). Чаллы көрәшчеләре Казанда көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады. Бу хакта Чаллы башкарма комитетының физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.

Казанда 15-16 яшьлек һәм 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелегенә илнең 19 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашырга теләк белдергән.

Ярышларда шулай ук Чаллыдан «Витязь» спорт мәктәбе укучылары да катнашкан. Аларның чыгышлары уңышлы булган. Шулай итеп, 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Вадим Васильев беренче урын, ә Булат Дәүләтбаев 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100