news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы үсмерләре багги-автомобиль уйлап чыгарды

Конкурста җиңүчеләр Сколковода “Ачык инновацияләр” форумында бүләкләнәчәк.

 (Яр Чаллы, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Зөлфия Фоатова). “Кванториум” балалар технопаркында шөгыльләнүчеләр “Ш.У.СТР.И.К.” бөтенроссия фәнни-техник һәм инновацион иҗат конкурсында җиңү яулап, Татарстанны данын якладылар. Әлеге конкурста Россиянең 40 төбәгеннән 6–18 яшьлек 300дән артык бала катнашты. Аларның хезмәтләре судно төзелеше, материаллар, космос, нейротехнологияләр, IT-эшләнмәләр, авиатөзелеш номинацияләре буенча бәяләнде. Шулай ук ирекле темага эшләнгән проектлар да читтә калмады. Нәкъ менә шунысы Чаллы укучыларына уңыш китерде дә инде. 14 яшьлек Тимур Трутнев һәм Кирилл Левин җиңүчеләр булды", дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Чаллы үсмерләре жюри хөкеменә радио белән идарә ителә торган багги-автомобиль тәкъдим иттеләр. Модель коллектор двигателе һәм дымнан саклана торган электроника белән җиһазланган. Рамалы кузов өстәмә ныклык бирә. Багги 50 км/сәг тизлектә йөри, проект авторлары бу әле чик түгел, ди.

Шунысын да әйтергә кирәк: укучылар баггины кулдан эшләгәннәр. Проектны тормышка ашыру өчен Тимур белән Кириллга ярты елга якын вакыт кирәк булган. Конкурста җиңүчеләр 26–28 октябрьдә Сколковода узачак “Ачык инновацияләр” форумында бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot