news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллы шахматчысы дөнья чемпионы булды

Чемпионат Хорватиядә уздырылган

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Чаллы шахматчысы Станислав Михеев терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында дөнья чемпионы булды.

Хорватиядә узган ярышларда ул иң күп очко җыеп, 2016 елда Бакуда булачак бөтендөнья шахмат олимпиадасына кандидат дәрәҗәсенә иреште, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100