Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәренең яңа баш архитекторы билгеләнде
Васил Нәбиуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, шәһәр төзелешен үстерү хезмәтендә архитектор булып эшләгән.
(Чаллы, 21 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 32 яшьлек Васил Нәбиуллин шәһәрнең яңа баш архитекторы итеп билгеләнде.
Васил Нәбиуллин Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше җитәкчесе урынбасары – генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы булды, дип хәбәр иттеләр бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Васил Нәбиуллин 1986 елда Чаллыда туган, 2009 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, шәһәр төзелешен үстерү хезмәтендә архитектор булып эшләгән.
Моңа кадәр Чаллының баш архитекторы вазифасын биләгән Алмаз Идрисов турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Алмаз Әхтәм улы ялга китәргә теләвен әйтте. Әмма без аңа ял итәргә ирек бирмәячәкбез. Аңа икенче, җиңелрәк эш табачакбыз. Ул иҗади кеше. Безгә андый кешеләр бик кирәк», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз