news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» заводында йөк төягеч хатын-кызны таптаткан

Хатын-кыз Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә үлгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» двигательләр заводында погрузчик предприятиенең 53 яшьлек хатын-кызын таптаткан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Фаҗига кичә иртән склад мәйданында килеп чыккан. Погрузчик йөртүчесе завод эшчесен таптаткан һәм сәнәкләрендә берничә метр сөйрәп барган. Нәтиҗәдә хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Килеп җиткән медицина хезмәткәрләре зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр, берничә сәгатьтән ул реанимациядә үлгән.

Фаҗига урынында тикшерү үткәрелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot