news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәрендә грипп һәм ОРВИ буенча карантин игълан ителде

Халык арасында авыручылар саны арта.

Чаллы шәһәрендә грипп һәм ОРВИ буенча карантин игълан ителде
архив/Михаил Захаров

(Чаллы, 23 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы шәһәрендә 19 марттан грипп һәм кискен тын юлы авырулары буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы карарны автошәһәрнең баш табибы Илгизәр Бариев имзалаган.

Шәһәрдә грипп йоктыруның 8 очрагы расланган, диелгән документта. Кискен респиратор инфекцияләр белән авыруның эпидемия чиге 30,7 процентка арткан. Халык арасында авыручылар саны арта.

Шул сәбәпле, шәһәрнең баш табибы карантин игълан иткән. Грипп һәм ОРЗ таралуны кисәтү буенча комплекслы планны гамәлгә ашыру карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot