Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда янгыннан биш кешене эвакуацияләгәннәр
Янгында зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы шәһәрендә ут төртеп яндырган янгыннан биш кешене эвакуацияләгәннәр.
Бер көн элек кич белән 101 янгын сүндерүчеләрне чакыру номеры буенча ГЭС бистәсендәге янгын турында хәбәр килә. Габдулла Тукай урамындагы йортның өченче катындагы бер фатирда әйберләр яна башлаган. Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе — ут төртү. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр йорттан тагын 5 кешене чыгарганнар, 34 кеше үзе чыккан. Аннан соң 2 кв.метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз