news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәрендә Чәк-чәк бәйрәме узачак

Быелгы программа “Уңган килен” бәйгесен дә үз эченә ала.

 (Чаллы, 11 декабрь, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). 20 декабрьдә Чаллы шәһәренең “Нур” Яшьләр үзәгендә “Чәк-чәк” бәйрәме үткәрелә. Быелгы программа шулай ук “Уңган килен” бәйгесен дә үз эчендә ала. Бу бәйгедә 16-25 яшьлек кызлар катнашачак, милли уеннар оештырылачак, татар милли ризыгы – чәк-чәктән авыз итеп булачак.

“Уңган килен” бәйгесендә катнашырга теләүче кызлар әле гаризаларын “Мизгел” Милли мәдәният клубына 16 декабрьгә кадәр тапшырырга өлгерә.

Бәйрәм “Нур” үзәге һәм шәһәрнең Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100